Әлмәттә узган Сабан туенда авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе булды

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

5 июньдә Әлмәт шәһәрендә Сабан туен бәйрәм итү кысаларында авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе оештырылган. Экспозициянең тематикасы легендар «МТЗ-80» тракторыннан алып иң яңа, югары җитештерүчәнлекле «New Holland-Т8» тракторына кадәр авыл хуҗалыгы техникасының үсеш этапларын демонстрацияләүгә багышланган иде. Күргәзмәгә шулай ук азык җыю һәм ашлык җыю комбайннары да чыгарылган иде.

Карарга килүчеләргә, кабинага утырып, тракторның ничек эшләве белән җентекләп танышырга мөмкин иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International