Татарстан Республикасында чәчүлек мәйданнары 2895 мең гектардан да ким булмаска тиеш, бу саннар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килешү нигезендә беркетелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Марат Әхмәтов районнар башлыкларына бу мәсьәләдә тәртип урнаштырырга кушты, бу бигрәк тә чәчүлек мәйданнарын киметүчеләргә кагыла.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы районнардагы бүгенге вәзгыятьнең торышы белән таныштырды. Чәчүлек мәйданнарынның Әлмәт, Мөслим, Чирмешән, Питрәч, Тәтеш, Кама Тамагы, Әлки, Менделеевск районнарында кимүе турында җиткерде ул.
Туфракның дымлылыгына килгәндә, кайбер районнарда яңгырлар явып үтсә дә, көтелә торган яңгырлар әлегә юк, гомумән, республикада дымлылык проблемасы бар, диде Марат Әхмәтов.
«Кырларны карау тактикасы тулысы белән чәчүлекләрнең уңышын саклап калуга юнәлдерелгән булырга тиеш, - дип белдерде алга таба Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. - Сабан чәчүлекләрендә чүп үләннәргә каршы эшнең кызу вакыты, көзге чәчүлекләрдә корткычларга каршы препаратлар катнашмасын өстәп авыруларга каршы фунгицид белән эшкәртү бара. Чәчү эшләренә 15 млрд. сумнан артык чыгым тотылды, тагын 1 млрд. сум кертү өстәмә уңыш китерәчәк», -диде ул.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, шундый дымлылык кытлыгында су сиптерү өчен барлык техник мөмкинлекләр кулланылырга тиеш. Бәрәңгедән һәм яшелчәләрдән генә түгел, ә кукуруз һәм күпьеллык үләннәрне дә кертеп, башка культуралардан да гарантияле югары уңыш алу максатында республика бюджеты ярдәмендә җайланмалар сатып алынды. Республикада барысы 323 сиптерү машинасы бар, шулардан 95 -боҗрасыман эшли һәм 228 - барабан тибында.
«Май башында су сиптерү агрегатларын кабул итү чарасы үткәрелде. Аларның барысы да сиптерү сезоныныа әзер, дип табылды», - дип искәртеп үтте Марат Әхмәтов.
Моннан тыш, кырларда үзебезнең республикада эшләнгән беренче су сиптерү агрегатының («Казанка»)эшләве турында әйтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, ул 70%ка кадәр Россиядә эшләнгән комплектлардан тора (Татарстан предприятиеләреннән комплектлаучы материаллар өлеше - 59%). Бу завод киләчәктә елга 100гә якын су сиптерү машинасы эшләп чыгаруны планлаштыра, дип хәбәр итте Марат Әхмәтов, сыйфаты буенча алар чит илләрнекеннән ким түгел, ә бәясе ягыннан 30 процентка арзанрак.
Азык әзерләүгә килгәндә, республикада 106 мең тонна сенаж һәм 17 мең тонна печән, ягъни бер башка 0,7 ц азык бер. әзерләнгән, диде ул. Иң яхшы күрсәткеч – Зәй муниципаль районында – 11,4 мең. тонна сенажһәм 1,4 мең тонна печән әзерлнгән. Аннан әзрәк калышып Актаныш, Әтнә, Әлки, Алексеевск, Зеленодольск, Югары Ослан, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары бара.
Башка районнар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Марат Әхмәтов урыннарда эшне тиешенчә оештыруларын сорады, чөнки һәр хуҗалыкның һәм районның җитәкчесе, бар көчне туплап, үз алдына планнарны үтәү бурычын куярга тиеш.