Татарстанның Кукмара районында сөт җитештерү күләме тәүлеккә 200 тоннадан артып китте

2016 елның 5 июне, якшәмбе

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы хезмәтчәннәре сөт җитештерү күләме буенча яңа үрләр яулыйлар. 2016 елның 3 июнендә районның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 200 тонна сөт савылган, бер сыердан утрача тәүлеклек савым 19,5 кг тәшкил итә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кукмара районы хезмәтчәннәренә сөт терлекчелегендә югары уңышларга ирешкән өчен рәхмәт белдереп, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев исеменә телеграмма юллады.

Котлау телеграммасында юолай диелә: «Хөрмәтле Сергей Димитриевич! Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Кукмара муниципаль районы хезмәтчәннәре республикада беренчеләрдән булып сөт җитештерү буенча иң югары уңышларга ирештеләр. Көн-төн тырышып һәм югары нәтиҗәләргә ирешү теләге белән эшләп, кукмаралылар Татарстан районнары арасында беренчеләрдән булып тәүлеккә 200 тоннадан артык сөт савып алуга ирештеләр. Бу вакыйга Татарстанның сөт терлекчелеге тарихында яңа сәхифәләр ача һәм республиканың авыл хезмәтчәннәре өчен үрнәк булып тора.

Хөрмәтле Сергей Димитриевич, Кукмара муниципаль районы хезмәтчәннәре! Республикабыз иминлеге хакына башкарылган фидакарь хезмәтегез, Татарстанның агросәнәгать комплексы үсешенә керткән мактаулы өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барыгызга да исәнлек-саулык, гаиләләрегездә тынычлык-иминлек, эшләрегездә яңа үрләр яулавыгызны телим!»

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре сөт җитештерү буенча үзләренең күпьеллык традицияләре беләнрайонның терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш ертәләр. «Урал» АХККында һәркөнне 56 тонна сөт савалар, узган елга караганда бу күрсәткеч 11 тоннага артыграк; «Вахитов ис.» АХККында - 43,5 тонна (6 тоннага артык), «Сөт иле» Әсәнбаш» ҖЧҖендә - 27 тонна. «Тукай» АФ ҖЧҖ һәм «Восток» ҖЧҖ шулай ук җитештерү күләмнәрен арттыру юнәлешендә эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International