Биектау муниципаль районының «Татарстан» агрофирмасы» ҖЧҖ 400 башка исәпләнгән сыер абзары төзи

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Мүлмә авылында «Татарстан» агрофирмасы» ҖЧҖ 400 башка исәпләнгән сыер абзары төзи, анда сөт блогы булачак һәм сыерлар бәйдә тотылмаячак.

Бүгенге көнгә сыер абзарының металл каркасы урнаштырылган, түбәсе ябылган, суүткәргеч сузылган, канализация төзү һәм сэндвич-панельләрдән стеналар монтажлау эшләре алып барыла.

Сөт блогы белән 400 башка исәпләнгән сыер абзарын файдалануга кертү бу елның дүртенче кварталына планлаштырыла. Объект төзелеп беткәч өстәмә 6 эш урыны булдырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International