Министрлыкта «Скорлупино» йомырка фестивален үткәрүне оештыру турында фикер алыштылар

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Кичә, 1 июньдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Скорлупино» йомырка фестивален оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Марат Җәббаров, ТәлгатьТаһирҗанов, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдик Дияров, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, республиканың кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Заһидуллина «Скорлупино» йомырка фестивале проектын презентацияләде.

«Скорлупино» йомырка фестивале 2016 елның 25 июнендә Татарстан Республикасының Питрәч муниципаль районында үткәрелә. Фестиваль кысаларында Татарстанның кошчылык хуҗалыклары командалары арасында ярышлар уздыру планлаштырыла.

Моннан тыш, фестивальдә аниматорлар һәм балаларны ял иттерү программасы белән балалар зонасы, тотып карау элементлары белән «Ко-ко» паркы оештырыла, “кулинар-шоу” ашау-эчү зонасы булачак, андареспубликада иң зур күләмле йомырка тәбәсе әзерләнәчәк, тагын халык кәсепләре товарлары күргәзмәсе һәм йомырка музейлары булачак, шулай ук фотозона, фестиваль тематикасы буенча бизәнү әйберләре дә була. Тагын йомыркалар һәм тавыклар парады һәм “биюче” йомыркалар” фонтаны булыр дип көтелә.

Киңәшмә барышында фестивальне оештыру, аерым алганда, командаларда катнашучыларны туплау, волонтерлар җәлеп итү, килүчеләрне ашату мәсьәләләре каралды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов реклама кампаниясенең күләмле булырга тиешлегенә басым ясады.

Исегезгә төшерәбез, «Скорлупино» проекты “Безнең Татарстан” Республика яшьләр форумында “Минемкече Ватаным” номинациясендә 1 нче урынны алган иде. Проектның авторлары - Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең Питрәч бүлекчәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International