Бу елның 1 июнендә Арча муниципаль районыннан Айдар Сабиров гаилә терлекчелек фермасының җәйге лагеренда сыер савучыларның һәм эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологларның район конкурсы узды.
Чарада Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, АПК предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Ярышлар башланыр алдыннан Илшат Нуриев һәм Нәҗип Хаҗипов Казанбаш авылында төзелгән яңа терлек торакларын карап чыктылар. Аннары шунда ук хуҗалыклар җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрделәр, анда яхшы сыйфатлы терлек азыгы әзерләү һәм терлекчелектәге күрсәткечләрне яхшырту мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Конкурсның беренче өлешендә катнашучылар теоретик сорауларга җаваплар бирделәр. Икенче, практик, өлешендә сыер савучыларга саву аппаратларын сүтеп җыярга да туры килде, ә технологлар ясалма орлыкландыру буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.
Ярышлар йомгаклары буенча машина белән сыер савучылар арасында 1 нче урын - “Ак барс” агрокомплексы” ҖЧҖ сыер савучысы Гөлфия Шәрәфетдиновага, 2 нче урын “Игенче” агрофирмасы” ҖЧҖ сыер савучысы Айгөл Шәмсетдиновага, 3 нче урын “Северный” агрофирмасы” ҖЧҖ сыер савучысы Нәзирә Нигъмәтҗановага бирелде. Эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар арасында 1 нче урынны Равил Хаҗиев (“Северный” агрофирмасы” ҖЧҖ) алды, 2 нче урынга Фаил Иблиев (“Ватан” агорфирмасы” ҖЧҖ) чыкты, 3 нче урын Хәлил Вәлиевкә (“Аю” ҖЧҖ) бирелде.
Район башлыгы Илшат Нуриев, җиңүчеләрне котлап, аларга мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.