Министрлыкта «Каймак», «Казылык» һәм «Чәк-Чәк» номинацияләре буенча II Республика фестиваль-конкурсының зона турында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Каймак», «Казылык» һәм «Чәк-Чәк» номинацияләре буенча «Татарстан Республикасы милли сәүдә маркасы» II Республика фестиваль-конкурсының зона турында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль-конкурс бу елның 30 апрелендә Әлмәт шәһрендә узды. Анда 16 - сөт продукциясе җитештерүчеләр, 12 - ит эшкәртүчеләр, 12 - кондитер әйберләре җитештерүчеләр, 26 –сәнәгать һәм сувенир продукциясе җитештерүчеләр катнашты. Конкурс барышында жюри һәм тамашачылар 40тан артык сөт, ит һәм икмәк продукциясенең гамәлдәге стандартларга туры килүен, аларның бизәлешен, маркировкасын һәм атрибутикасын, исеме җисеменә туры килүен, дизайнын һәм башка якларын бәяләделәр.

Фестивальнең максаты — Татарстан Республикасы территориясендә «Милли сәүдә маркасы» бренды белән җитештерелә торган үзебезнең сыйфатлы һәм экологик чиста азык-төлек товарларын булдыру һәм аларны әйләнешкә кертү.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, “Милли сәүдә маркасы” дәүләт унитар предприятиесе директоры Илсур Сафиуллин, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгәтуллин, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министлыгының кулланучылар базары бүлеге башлыгы Айгөл Бабаева, предприятиеләр җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Министның беренче урынбасары Николай Титов уздырылган  фестиваль-конкурска уңай бәя бирде.

«Без шундый берничә чара үткәрдек инде. Әмма безгә әле үзебезнең продукцияне республика территориясендә генә түгел, ә аннан читтә дә әйләнешкә кертү буенча зур эшләр эшлисе бар», - дип билгеләп үтте Николай Титов. - Бүген без Әлмәт шәһәрендә узган фестивальгә йомгаклар ясарга җыелдык».

«Көзгә - Чаллы шәһәрендә II Республика фестиваль-конкурсын үткәрү, көз азагында Казанда үткәрү планлаштырыла», - дип хәбәр итте Илсур Сафиуллин. Бу фестиваль узгандагысына караганда шактыйкиңрәк булды, моңа сәнәгать товарлары һәм сувенир продукциясе җитештерүчеләр дә кушылды, диде ул.

Илсур Сафиуллин оештыручыларга һәм фестивальдә катнашучыларга хуплап чыкканнары өчен рәхмәт белдерде.

Николай Титов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәхмәт хатларын тапшырды. Аларга «Казан балык эшкәртү заводы» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Магаревич, «Агротехмашстройсервис» ЯАҖ директоры Эрик Акчурин, «Гармония» АҖ генераль директоры Инесса Дроздецкая, «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов, КФХбашлыклары Марат Камалов, Минзөфәр Исмәгыйлев һәм Гүзәл Слесарева, Әлмә муниципаль районы башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Шириева ия булдылар.

Конкурс йомгаклары буенча «Казылык әйберләре» (пешерелгән казылык) һәм «Казылык әйберләре» (каклаган казылык) категорияләрендә I дәрәҗә дипломнар белән “Зәй ит комбинаты” ҖЧҖ “Татарча” пешерелгән/ысланган казылык һәм “Российский” ярымысланган сервелат өчен бүләкләнделәр.

«Деликатесы» (Затлы ризыклар) категориясендә I дипломнар белән Гүзәл Слесарева КФХсы каклаган һәм тозлаган каз өчен, «Рамай» фермер хуҗалыгы” ҖЧҖ «Рамай» каклаган үрдәге һәм өчен, «Рамай» үрдәгеннән эшләнгән затлы ризыклар өчен бүләкләнделәр.

«Сөт» категориясендә I дәрәҗә дипломнар белән 2,5, 3,2%лы сөт өчен - “Молоко” ҖЧҖ, «Касымовский»сөт комбинаты” ҖЧҖ һәм Гүзәл Слесарева КФХсы  кайнатмыйча эчәргә яраклы сөтләр өчен, «Сметана» (каймак) категориясендә - Камалов Марат Мәрхат улы ИП – каймак өчен, «Май» категориясендә -«Касымовский» сөт комбинаты” ҖЧҖ 72,5%лы крестьян-сыер мае өчен, «Тукай» ПТП» ҖЧҖ - 72,5%лыкрестьян-сыер мае өчен, 82,5%лы «Деликатес» традицион сыер мае өчен (Лениногорск) бүләкләнделәр.

«Әчетелгән сөт продукциясе» категориясендә I дәрәҗә диплом белән Марат Камалов КФХсы кымыз өчен бүләкләнде.

«Эремчек» категориясендә I дәрәҗә дипломнар белән Гүзәл Слесарева КФХсы – эремчек өчен, Марат Камалов КФХсы - эремчек һәм корт өчен, «Сырлар» категориясендә - Гүзәл Слесарева КФХсы «Адыгей»йомшак сыр өчен, «Бөгелмә сөт комбинаты” ҖЧҖ, «Просто молоко» ИК ҖЧҖ - паста рәвешендәге эретелгән сырлар һәм Дэлиз сыры өчен, «Деликатес» ҖЧҖ - «Голландский» 45%лы сыр һәм «Гауда Премиум» 45%лы сыр өчен бүләкләнделәр.

Фестивальдә катнашкан кайбер предприятиеләр шулай ук II һәм III дәрәҗә дипломнар, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министлыгының Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнднләр.

«Киләчәктә бу эш тагын да киңрәк күләмдә дәвам итәр дип ышанам мин. Бу - авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең эшләре тагын да уңышлырак булсын һәм әзерләгән ризыклары сыйфатлырак булсын өчен кирәк. Азык-төлек иминлеге дәүләт өчен аеруча мөһим. Продукциясе Татарстан территориясендә генә түгел, ә Россия күләмендә танылган авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре дә бар. Киләчәктә мондый предприятиеләр тагын да күбрәк булсын иде. Хезмәтегездә уңышлар телим», - дигән теләкләр белдерде Николай Титов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International