Татарстанның Алабуга районында азык әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

31 майда Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында районнарның ветеринария берләшмәләре башлыклары, ветеринария лабораторияләре мөдирләре катнашында республика семинар-киңәшмәсе узды.

Районнарның ветеринария лабораторияләре эшчәнлеге турындагы нотык белән Татарстан Республикасының «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУ директоры Марс Вәлиев чыгыш ясады.Ветеринария-санитария экспертизалары бүлекләре эше турында Татарстан Республикасы «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУнең ветеринария-санитария экспертизасы бүлеге мөдире ГабделхакМотыйгуллин сөйләде. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашучыларга терлек азыгы әзерләүнең актуальмәсьәләләре турында мәгълүмат җиткерде.

Ул терлек азыгының структуралары турында, аларны нәтиҗәле җитештерү, азык культуралары, аларны җыюның оптималь сроклары турында сөйләде.

Аннан соң чарада катнашучылар «Светлая долина» ҖЧҖнең хуҗалык эшчәнлеге белән таныштылар. Яшел массадагы коры матдәләрне һәм каротинны, әзерләнгән печән һәм сенажның сыйфатын билгеләү ысуллары күрсәтелде.

Татарстан Республикасы «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУнең бактериология бүлеге белгечләре кертелгән туберулинга реакциядән соң сыерларның лимфа бизләреннән пробалар алуны практикада күрсәттеләр.

Хәзер авыл хуҗалыгы хайваннары җәйге абзарларга чыгарылды. Ә кышка әзерләнү өчен җылытылган биналарны дезинфекцияләргә, бозаулату урыннарын әзерләп куярга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International