1 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың фәнни-педагогик җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарларыНиколай Титов, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Марат Җәббаров, Ришат Хәбипов, «КДАУ» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, Н.Э. Бауман ис. «КДВМА» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары һөнәри белем бирү ФДАМУ, «КНИТУ» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, «КДЭУ» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, «Россия кооперация университетының Казан кооператив институты» Россия Федерациясе Берлеге Үзәге һөнәри белем бирү АНОО ректорлары, гуманитар һәм социаль-кътисадый фәннәр буенча кафедралары мөдирләре һәм башкалар катнашты.
Форумның темасы азык-төлек иминлегенә һәм агросәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләренә багышланган иде.
«Республикада миллионга якын кеше авыл җирендә яши. Авыл - һәр дүртенче Татарстан кешесенең тормыш рәвеше ул», - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Министр әйтүенчә, азык-төлек иминлеге дигәндә, республиканың азык-төлек продуктлары белән тәэмин ителеше генә күздә тотылмый, киңрәк мәгънәдә алганда, илдә һәм аннан читтә яңа базарлар үзләштерү дә ул.
Республиканың 4,5 млн. га авыл хуҗалыгы җирләре бар, шулардан 3,4 млн. га - чәчүлекләр.
«Татарстан – эре мөгезле терлекләр саны буенча Россия Федерациясенең иң алда баручы субъекты -аларның баш саны 1 миллионнан артып китә, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. - 2015 ел йомгаклары буенча барлык категория хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләме 214 миллиард сум тәшкил итте, бу күрсәткеч узган елдагыдан 4,7%ка артык».
Министр әйтүенчә, илдәге авыл хуҗалыгы җирләренең 2,3%ын тәшкил итеп, республика авыл хуҗалыгы продукциясенең 4,2%ын җитештерә.
2015 ел йомгаклары буенча Россия төбәкләре арасында республика сөт җитештерү буенча беренче урынга чыкты - 1,7 млн. тонна. «Сөт - икътисадның иң четерекле тармагы, аның үсеше йөзләгән кешенең эш нәтиҗәсенә бәйле, ул күп көч һәм тырышлык таләп итә торган җитештерү», - диде министр.
2015 елда 470 мең тонна ит җитештерелде, 3,6 млн. тонна ашлык җыелды.
«АПК җитештерә торган авыл хуҗалыгы продукциясе күләме республиканың төп продуктлар белән тәэмин ителешен күрсәтә. Икмәк әйберләре, сөт, ит, йомырка, шикәр, бәрәңге белән тәэмин ителешберничә еллар инде 100%тан артык», - дигән мәгълүмат бирде министр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук Татарстан Республикасы АПКсына дәүләт ярдәме, җитештерелә торган продукциянең республикадан читтә сатылышы, эшкәртү тармакларын техник модернизацияләүгә инвестицияләр, «Чаллы - Бройлер» ҖЧҖ, «Камский Бекон» ҖЧҖ, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ проектлары, техник һәм технологик модернизацияләү программасы, авылда кече хуҗалыкларны үстерү программалы турында сөйләде.
Марат Әхмәтов очрашуда катнашучыларга республикада балыкчылыкның торышы, авыл хуҗалыгы калдыкларын эшкәртү турындагы һәм башка сорауларга җаваплар бирде.
Республика министрлыкларында һәм ведомстволарында мондый очрашулар республикада гамәлгә ашырыла торган проектлар хакында, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше программаларын гамәлгә ашыру буенча дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү максатларында оештырыла.