Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Тукай ис. ҖЧҖендә һәркөнне 10 тоннага якын сөт савыла.
«Мондый зур күрсәткечләргә ирешүгә терлекләрне кышлату чорында ук нигез салынган иде. Терлекләргә, фураждан тыш, азыкларына югары протеинлы өстәлмәләр кушып бирәбез, болар – чүпрә, майлы культуралар сыгынтысы һәм башкалар. Хәзер сыерларга болыннан кайткан вакытларына тары һәм рапс катнашмасы әзерләп куябыз. Бу сөтнең күләмен дә арттыра, сыйфатын да яхшырта», - дип сөйләде Тукай ис. ҖЧҖнең терлекчелек буенча белгече Рөстәм Зарипов.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 1861 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 500 баш сыер. Бер сыердан уртача савым 19 кг тәшкил итә.
«Без бердәм бригада булып эшлибез - терлекләрне ашатабыз да, карыйбыз да, сөтне дә бер савытка җыябыз», - дип сөйләде сыер савучы Римма Вәлиева.
«Коллективтан берсен дә аерып әйтәсем килми – барысы да бик тырышлар. Без бүген югары күрсәткечләргә ирешкәнбез икән, бу барыбызның да – җитәкчеләрнең, терлекчеләрнең, сыер савучыларның, бозау караучыларның, терлекләрне азык белән тәэмин итүче тракторчыларның да уртак һәм намуслы эш нәтиҗәсе», - дип билгеләп үтте Рөстәм Зарипов.