Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеменә лаек булды

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

Россия Федерациясе Президентының 2016 елның 14 маендагы 225 номерлы Указы белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗиповка «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Нәҗип Хаҗипов ТАССРның Саба районы «Марс» күмәк хуҗалыгында комбайнчы ярдәмчесеннән башлап Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарына кадәр шактый җаваплы вазыйфаларны били. ТАССРның Саба районы «Марс» күмәк хуҗалыгында баш зоотехник булып эшләде, аннары ТАССРның Саба районында КПСС район комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы,Татарстан Республикасы Саба районында Ильич ис. күмәк хуҗалык рәисе, Теләче муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү инспекциясендә баш дәүләт инспекторы, Теләче муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары, аннары башлыгы булып эшләгән.

2003 елдан башлап бүгенге көндә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары вазыйфасын били.

Үлегрәк Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары «Казанның 1000еллыгы уңаеннан» медале (2005 ел) , «2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздырудагы казанышлары өчен» медале (2006 ел), «Россиянең агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен»көмеш медаль (2007 ел), «Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале (2014 ел), Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы (2007 ел), Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2012 ел) белән бүләкләнгән, «Татарстан Республикасының атказанган» мактаулы исеме бирелгән (1999 ел), Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты исеменә (2013 ел) лаек булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International