Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов, бөтен көчне туплап, төп мәйданнардан азык җыюны 15 июньгә төгәлләргә кирәк, диде

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында чәчү эшләре тәмамланды, ул бик оптималь срокларда һәм сыйфатлы башкарылды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, авыл халкын республика территориясендә явым-төшемнең җитәрлек булмавы борчый.

Азык әзерләү мәсьәләләренә килгәндә, ул, көннәр җылы тору сәбәпле күпьеллык үләннәр бик тиз үсә башлады, диде. «Хуҗалыклар еш кына күпьеллык үләннәрне җыюга соңгарып тотыналар, - диде министр. -  Масса арткан саен аның туклыклылыгы кими. Безнең өчен андагы протеинны саклап калу бик мөһим».

Марат Әхмәтов азык әзерләү темплары турында да сөйләде. Республика буенча күпьеллык үләннәр 25,3мең га мәйданда чаптырылган. 5,1 мең тонна печән һәм 42,8 мең тонна сенаж әзерләнгән. Бу эшкәАктаныш, Зәй, Биектау, Апас, Алексеевск, Әлки, Зеленодольск  районнары вакытында керештеләр, аларда азык әзерләү кампаниясе югары темплар белән эшли. Печән чаптыруга иң төньяк район – Әтнә районы да кереште.  

«Азык әзерләү темасын очлап, шуны әйтер идем, Сабан туйлары узуга да карамастан, бөтен көчне туплап, төп мәйданнардан печән җыюны 15 июньгә төгәлләргә кирәк», - диде ул.

Марат Әхмәтов Ленинград өлкәсен мисал итеп китерде. Ул сөт җитештерү буенча иң алдынгылардан санала. Республика делегациясе Ленинград өлкәсенең «Гомонтово» һәм «Рабитицы» нәсел заводларының эш тәҗрибәсен өйрәнде, диде ул.

Авыл хуҗалыгында хәзер иң киеренке эш чоры, шуңа күрә хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе дә бик кискен куела, дип искә төшерде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Республикада 18 апрельдән 16 майга кадәр язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклау айлыгы үткәрелде. Гомумән алганда, АПК предприятиеләрендә җитештерүдәге имгәнүләр буенча уңай якка үзгәрешләр күзәтелә, диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International