«Казан» халыкара ат спорты комплексында Сабан туе - 2016 бәйрәменә багышланган бәйгеләр узды

2016 елның 28 мае, шимбә

Бүген «Казан» халыкара ат спорты комплексында Сабан туе - 2016 бәйрәменә багышланган бәйгеләр узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тә булды.

Төрле призлар өчен барысы 8 чабыш уздырылды, призлар: «Сабан туе – 2016» бәйрәме уңаеннан приз,Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе призы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призы, «Ак Барс Холдинг» ААҖ призы, «Татспиртпром» ААҖ призы, Казан мериясы призы, Казан Кремле каршындагы «Нәсимә» призы. Сигез чабышның гомуми приз фонды 2,4 млн. сум тәшкил итте (һәр чабышка 300 меңәр сум).

Бәйгеләрдә менге токымыннан (атланып йөри торган) чистаканлы гарәп атлары катнашты. Чабышның дистанциясе -  1000 метрдан  2000 метрга кадәр.

«Сабан туе-2016» бәйрәме призына чабышларда Фриенд энд фазер исемле көрән (гнедой) айгырда мастер-жокей Александр Иванской җиңү яулады. Ул шулай ук Кавказ кызы көрән (гнедой) биядә «Нәсимә» призын да алды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына чабышларда мастер-жокей Мырзабәк Кaппушeв җирән айгыр Эмпактта  җиңү яулады. Ул шулай ук көрән Руссиан вилд айгырында «Татспиртпром» ААҖ призын һәм  көрән (гнедой)  Рашен глим айгырында Казан Кремле призын яулады.  

Казан мэриясе призына чабышларда мастер-жокей Таһир Метшинга көрән айгыр Гладиатор максимус җиңү китерде.

Җиңүчеләргә призларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм башкалар тапшырды.

«Казан» халыкара ат спорты комплексына килүчеләр өчен республика иҗат коллективлары һәм артистлары катнашында бәйрәм программасы оештырылды, ә Татарстан Республикасы Кулланучыларкооперациясе оешмалары берлеге ашау-эчү ягын кайгыртты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International