Бүген Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Иске Алпар авылында модуль-блок ветеринраия пунктын ачу тантанасы узды.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Гибадуллин, Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсхать Сәгъдиев, «Әлки районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ җитәкчесе Камил Хәйруллин һәм башкалар катнашты.
Модуль пунктта участок ветеринария табибы кабинеты, даруханә, ясалма орлыкландыру эшләре белән шөгыльләнү бүлмәсе бар. Монда хезмәткәрләргә эшләү өчен һәм халыкка сыйфатлы ветеринария хезмәтләре күрсәтү өчен бөтен шартлар тудырылган.
Модуль-блок ветеринария пункты 11 авылга хезмәт күрсәтәчәк.