Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Вятские зори» агрофирмасы» ҖЧҖендә 3000 тонна сыйдырышлы бәрәңгесаклагыч һәм һәркайсы 2000 тонна сыйдырышлы ике яшелчәсаклагыч файдалануга кертелде. Кертелгән инвестицияләр күләме 65 млн. сумнан артык.
Моннан тыш, сәүдә челтәрләренә җибәрүгә әзерләү өчен яшелчәләр юуу линиясе ачылды, анда бер сменага 50 тоннага кадәр яшелчә юыла һәм сатуга җибәрүгә әзерләнә.