Татарстанның Балтач муниципаль районында техниканың 2016 елгы азык әзерләү кампаниясенә әзерлеген тикшерделәр

2016 елның 28 мае, шимбә

Татарстанның Балтач муниципаль районында АПК предприятиеләре техникасының 2016 елгы азык әзерләү кампаниясенә әзерлеген тикшерделәр.

Техникага тикшерү уздырганда азык җыю техникасының әзерлек сыйфатына, аннан көндез һәм төнлә кырларда имин файдалану мәсьәләләренә, комбайннарның гомуми файдалану юлларында ничек йөрүләренә аерым игътибер бирелде.

Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, барлык техника да эшкә әзер. Чарада катнашучы барлыкинженерларга һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшергәндә куела торган төп таләпләр буенча аңлатмалар бирелде. Эшкә карата куела торган критерийларның иң мөһиме -хезмәткәрләрнең иминлеге, шуңа бәйле рәвештә Балтач районында хезмәтне саклау буенча профилактик эшләр уздырыла һәм аңлатулар алып барыла, район газеталарында, аның рәсми порталында даими рәвештә тиешле мәгълүмат бастырыла.

Азык әзерләү техникасы әзерлегенә смотр-конкурс йомгаклары буенча АПК оешмалары арасында 1 нче урынны - «Дуслык» ҖЧҖ, 2 нче урынны «Активист» АХКК алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International