Бу атнада Татарстан Республикасы муниципаль районнарында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2016 ел сезонына әзерлеген тикшерү буенча смотр-конкурслар уза.
Комиссияләр составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге, «ТатНИИСХ» ФДБУ, «Россельхозцентр» ФДБУ, «Татарский» агорхимия хезмәте үзәге» ФДБУ, АПК предприятиеләре хезмәткәрләре бар.
АПК предприятиеләре, эре агрофирмаларны һәм крестьян-фермер хуҗалыкларын да кертеп, шобага салу юлы белән билгеләнә.
Комиссия тарафыннан азык әзерләү техникасын кабул итү «Комбайннар парадын» үткәрү юлы белән башкарыла, комиссия аша шулай ук печән әзерләү техникасы, вакланган массаны ташу чаралары, сенажтраншеялары да уза. Шулай ук терлек азыгын әзерләү чорында хезмәтне саклау мәсьәләләре һәм хезмәткәрләрнең мотивацияләре дә карала, аларны әзерләүнең эш эш планнары бәяләнә.
Конкурс йомгаклары буенча Сарман районында АПК оешмалары арасында 1 нче урынны «Нуркәй»агрофирмасы ҖЧҖ алды, ике хуҗалык 2 нче урынга чыктылар: «Сарман» агрофирмасы ҖЧҖ һәм «Җәлил» агрофирмасы ҖЧҖ, 3 нче урынны «Родные края - Туган як» агрофирмасының «Саклау-Баш» бүлекчәсе алды.
Теләче районында 1 нче урынга «Игенче» ҖЧҖ һәм «Алан» ҖЧҖ чыктылар, 2 нче урында - «Агролак»ҖЧҖ, 3 нче урында «Сөт иле» ҖЧҖнең «Теләче» филиалы.
Бөгелмә районында 1 нче урынга «Наратлы» ҖЧҖ чыкты, 2 нче урында - М.Җәлил ис. ҖЧҖ хуҗалыгы.
Әлмәт районында 1 нче урында - «Кичүчат» ҖЧҖ хуҗалыгы, 2 нче урында - Токарликов ис. ААҖ.