Татарстанның Биектау муниципаль районында 480 баш сыерга исәпләнгән яңа терлекчелек комплексы төзелде

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Әсән» ҖЧҖендә 480 баш сыерга исәпләнгән яңа терлекчелек комплексы ачылды.

Сөтчелек комплексын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәхимҗан Кәримов, Татарстан Республикасы АПК предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов, авыл хезмәтчәннәрен сәламләп, Биектау районында да, шулай ук республика күләмендә дә терлекчелекне үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Татарстанда яңа технологияләр кулланыла торган терлекчелек комплекслары саны арта бара», - диде министр. Марат Әхмәтов шулай ук, яңа терлекчелек комплексының үзәнчелеге аның инвесторлар акчаларына төзелгән булуында, дип ассызыклады. Бизнесменнар районнарда авыл хуҗалыгын үстерүдә ярдәм итәләр: яңа эш урыннары барлыкка килә, җирле бюджет арта.

Терлекчелек объектында сөтүткәргеч урнаштырылган, «Елочка» 2х16 тибындагы ДеЛаваль саву залы бар, роботлаштырылган азык тарату препараты һәм башка җайланмалар көйләнгән. «Әсән» ҖЧҖ директоры Зөлфия Габдрахманова әйтүенчә, комплекска 4 кеше хезмәт күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International