«Нур» «Агрофирмасы» ҖЧҖендә бер сыердан тәүлеклек савым 18 кг тәшкил итә

2016 елның 24 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының «Нур» «Агрофирмасы» ҖЧҖендә бер сыердан тәүлеккә 18 кг сөт савалар.

Эре мөгезле терлекләр 1216 баш исәпләнә, шулардан 354 баш савым сыеры. Һәркөнне 6360 - 6370 кг диярлек сөт савыла.

«Былтыр Кече Әтрәс авылында сыер абзарына ремонт ясалды. Хезмәткәрләрнең эше дә җиңеләйтелде – сөтүткәргеч урнаштырылды, ашату процессы да механикалаштырылды. 11 сыер савучының барысы да үз вазыйфаларына бик җитдти карыйлар», - дип сөйләде ферма мөдире Әдип Ибәтов.

Хуҗалык белгечләре терлекләрне баланслы азык белән тукландыру турында кайгырталар – премикслар, майлы культуралар сыгынтысы, катнаш азык, кукуруз бирелә. Терлекләрнең рационы төрле минераллар белән баетыла.

Яшь терлекләр ремонтланган җәйге лагерьга күчерелгән, савым терлекләре көндез басуга чыгарыла.

«Быел савымны 20 процентка арттырырга дигән максат куелды», - дип хәбәр итте хуҗалык җитәкчесеРадик Нургалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International