Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районыннан КФХ башлыгы ябык грунтта яшелчәләр үстерә

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының Иске Үзи авылыннан КФХ башлыгы Геннадий Петрушков ябык грунтта яшелчәләр үстерә.

2015 елда Геннадий Петрушков «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» программасы буенча грант ота. Шуңа үз акчаларын да өстәп, ул ике теплица төзи.

Гомуми мәйданы 1800 квадрат метрлы өч теплицада КФХ башлыгы кыярлар һәм помидорлар үстерә.

«Продукцияне «Казан» агросәнәгать паркы» ААҖенә, Чистай һәм Нурлат районнары сәүдә челтәрләренә күпләп тапшырабыз, - ди Геннадий Петрушков. - Хуҗалыкта ике кеше эшли, тагын хатыным һәм балалар булыша».

Үстерелгән яшелчәләр кибетләргә чыкты инде.

Крестьян-фермер хуҗалыгында шулай ук 10 баш эре мөгезле терлек, 15 баш дуңгыз һәм 30 оя бал кортлары да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International