2016 елның 20 маена тулаем республика буенча сабан культуралары 1723,3 мең га мәйданда чәчелде, бу планнан 97% тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 1583,1 мең га булган.
Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 1045,1 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 99,5% (2015 елда - 1033,4 мең га). Ашлык кукурузы - 90,1 мең га яисә 88%(2015 елда - 33,9 мең га), силос өчен кукуруз - 143,3 мең га яисә 91% (2015 елда - 114,7 мең га).
Рапс 91,4 мең га яисә 79 % мәйданда чәчелгән (2015 елда - 43,7 мең га), май орлыгы өчен көнбагыш - 103 мең га яисә фаразга карата 93% (2015 елда - 48,4 мең га).
Шикәр чөгендере 63 мең га яисә планнан 99% мәйданда чәчелгән (2015 елда - 57 мең га).
Бәрәңге 6,4 мең га яисә планнан 72% мәйданда утыртылган (2015 елда – 3,6 мең га).
Берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 239,2 мең га яисә 89% мәйданда чәчелгән.