Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2016» халыкара икътисадый саммиты чаралары башланды

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2016» халыкара икътисадыйсаммиты чаралары башланды. Шуларның берсе - «Хәләл» индустриясенең инвестиция һәм инновация мөмкинлекләре: Россия тәҗрибәсе һәм дөньякүләм тәҗрибә» халыкараконференциясе, ул форум «Корстон» ГТРКсында узды.

Чараны Татарстан Республикасының Ивестиция үсеше агентлыгы һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте оештырды.

Чакырылган экспертлар һәм спикерлар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин,  Бөтендөнья хәләл советы президентыШәйх Зафер Наҗар, Ислам илләренең стандартлар һәм метрология институты генераль секретаре Лотфи БәнСәид,  Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчеләре, “Хәләл” продукция җитештерүчеләр һәм башкалар булды.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов чыгыш ясады.

«Бүгенге базар мөнәсәбәтләре һәм продукция төрлелеге шартларында хәләл аерым урын биләп тора – бу ислам продукты гына түгел, ә бренд, интернациональгә әверелгән продукциянең сыйфат тамгасы», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Министр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ТР ДУМның “Хәләл” стандарты комитеты арасындагы хәләл продукция җитештерү һәм аны әйләнешкә кертү буенча үзара хезмәттәшлеге турында сөйләде. Хәләл продукция җитештерүчеләрнең ике зур күргәзмәсе оештырылган иде.

«Республикада 30дан артык авыл хуҗалыгы предприятиесе хәләл продукция җитештерә, шулардан 24е үз продукциясен экспортка чыгарырга әзер, беренче чиратта, мөселман илләренә», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Болар – икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре, сарык ите, кош ите, сыер ите, ит һәм казылык әйберләре, куян ите, тавык йомыркасы, сөт продукциясе, бал.

«Мөселман илләрендә Татарстан хәләл продукциясе өчен базарлар ачылу, һичшиксез, безнең халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәчәк», - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин,Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, Хәләл күзәтчелек комитеты (Сүрия) әгъзасы Тәүфыйк Бутый һәм башкалар чыгыш ясады.

Конференция өч сессиядән торды. Аларның беренчесендә катнашучылар Россия агробизнесында “Хәләл” маркасын куллануны үстерү хакында фикер алыштылар, икенче сессиядә Татарстан Республикасында мөселман медицинасын үстерү перспективалары каралды, өченчесендә Россия Федерациясендә хәләл туризмны үстерү мәсьәләләре каралды.

Чара ахырында конференциягә йомгаклар ясалды һәм тиешле резолюция кабул ителде.

Исегезгә төшерәбез, «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2016» халыкара икътисадый саммиты 21 майга кадәр барачак. Эшлекле программада конференцияләр, мәгариф сессияләре, форумнар, семинарлар, түгәрәк өстәлләр уздыру каралган. 20 майда «Корстон» кунакханә-сәүдә комплексында (ГТРК) «Дөньякүләмикътисадның яңа архитектурасы: Россия Федерациясендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасының (ОИС) финанс индустриясен үстерү перспективалары» темасына утырыш узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International