2016 елның 24 маенда “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен «Сөт терлекчелегендәсакчыл җитештерү нигезләре» темасына уку семинары узачак. Укуларны Татарстанның Сөт җтештерүчеләре берлеге оештыра.
Семинар вакытында авыл хуҗалыгында сакчыл җитештерү тәҗрибәсе, нәтиҗәле саву технологиясе, терлек азыгы әзерләү, эре мөгезле терлекләрне ашату, эре мөгезле терлекләрне ясалма орыкландыру ысуллары, әзер продукция хакын билгеләү чылбырын булдыру мәсьәләләре каралачак.
Укулар түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Оренбур тракты, 8 йорт, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе (ФГБОУ ДПОС «ТИПКА») бинасы. Өстәмә мәгълүматны 89050208867 телефоны ашап алырга мөмкин.