«2015 – 2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү” программасы буенча өстәмә конкурста катнашуга дәгъва кылучылардан гаризалар кабул итү төгәлләнде. Яшь фермерларга грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу буенча ведомствоара конкурс комиссиясе каршындагы Эксперт советы конкурста катнашучыларның гаризалары белән конвертларны ачтылар. Конкурста катнашуга 136 дәгъвачы гариза биргән.
Хәзерге вакытта Эксперт советы мөрәҗәгать итүчеләрдән кергән документлар пакетының әлеге программа таләпләренә туры килүен тикшерәләр.
23-24 майда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «2015 – 2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү” ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булачак.
Утырыш түбәндәге адрес буенча уза: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 322 каб.