2016 елның 17 маена тулаем республика буенча сабан культуралары 1602,6 мең га мәйданда чәчелде, бу планнан 90% тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 1519,4 мең га булган.
Татарстанның Арча, Балтач, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Саба һәм Сарман муниципаль районнарында барлык мәйданның 95%тан артыграгы чәчелгән.
Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 1008,3 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 96%. Шул исәптән сабан бодае - 422,8 мең га яисә фаразга карата 94% мәйданда чәчелгән, арпа - 365,9 мең га яисә 100%, солы - 62,3 мең га яисә 99%, борчак - 55 мең га яисә 99%, ашлык кукурузы - 86,6мең га яисә 85% (2015 елда - 30,9 мең га), силос өчен кукуруз - 109,6 мең га яисә 69% (2015 елда - 95,7 мең га).
Рапс 73,5 мең га яисә 63 % мәйданда чәчелгән (2015 елда - 38 мең га), май орлыгы өчен көнбагыш - 96,1 мең га яисә фаразга карата 87% (2015 елда - 44,9 мең га).
Шикәр чөгендере 61,4 мең га яисә планнан 97% мәйданда чәчелгән (2015 елда - 56,9 мең га).
Бәрәңге 4,5 мең га мәйданда утыртылган яисә планнан 51% (2015 елда - 2,7 мең га).
Берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 224 мең га яисә 83% мәйданда чәчелгән.