«Агромастер» ҖК ҖЧҖендә энергия куәте көчле булган «Т-360» тракторы җитештерелә башлады. Техника Татарстан Республикасының Мөслим авылында җыела.
Беренче үрнәк техника Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының «Исламов И.З.» КФХында уңышлы сынау уза. Шимбә көнне, 14 майда, бу хуҗалыкка Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов килде. Аңа яңа трактор кырда эшләгән вакытында күрсәтелде.
Техника киң колачлы чәчү комлексы агрегатыннан һәм туфрак эшкәртү җайланмасыннан тора.
Тракторга 360 куәткә ия «Cummins» двигателе, «КамАЗ» АҖендә җитештерелгән трансмиссия урнаштырылган.
Республиканың авыл хуҗалыгы техникасы базарына тәкъдим ителә торган «Т-360» тракторының бәясе 5 млн. сумга якын. «Петербург трактор заводы» АҖендә җитештерелә торган шундый ук куәтле «К-744 Р2» тракторы 7,9 млн. сум тора, әмма завод куәтле тракторлар белән илне тулысынча канәгатьләндерә алмый.
Белгечләр фикеренчә, базарда шундый класслы үзебезнең трактор барлыкка килү Татарстанның трактор паркын куәтле авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүдә зур ярдәм булачак.