Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: сабан культуралары 1547,5 мең гектар мәйданда чәчелде

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

2016 елның 16 маена тулаем республика буенча сабан культуралары 1547,5 мең га мәйданда чәчелде, бу планнан 90% тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 1473,4 мең га булган.

Татарстанның Кукмара, Лаеш, Саба һәм Сарман муниципаль районнарында барлык мәйданның 95%тан артыграгы чәчелгән.

Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 985,2 мең  га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата  94%. Шул исәптән сабан бодае – 407,3 мең га яисә  фаразга карата 91% мәйданда чәчелгән, арпа - 364,1 мең  га яисә  100%, солы - 62 мең  га яисә  99% (2015 елда – 66,1 мең га), борчак - 54,7 мең га яисә 99% (2015 елда -  56,7 мең га), ашлык кукурузы - 85 мең  га яисә 91% (2015 елда - 29,9 мең га), силос өчен кукуруз - 97,1 мең га яисә 62% (2015 елда - 82,6 мең га).

Рапс 66,9 мең  га яисә  58 % мәйданда чәчелгән (2015 елда – 34,9 мең га), май орлыгы өчен көнбагыш -93,5 мең  га яисә  фаразга карата 85% (2015 елда – 42,7 мең га).

Шикәр чөгендере 60,5 мең  га яисә  планнан 95% мәйданда чәчелгән (2015 елда – 56,8 мең га).

Бәрәңге  3,9 мең га мәйданда утыртылган яисә планнан 45% (2015 елда - 2,2 мең га).

Берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 216,8 мең га яисә 80% мәйданда чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International