Марат Әхмәтов: Татарстан Республикасында сабан культуралары барлык мәйданның 79%ында чәчелде

2016 елның 14 мае, шимбә

Татарстан Республикасында сабан культуралары барлык мәйданның 79%ында чәчелгән.Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Марат Әхмәтов җиткерде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүгенгә 1,4 млн. га җир яисә планнан 79% чәчелгән. Чәчү кампаниясен Зәй һәм Апас районнары игенчеләре төгәлләгән дә инде. Татарстанның төньяк районнары югары оешканлык күрсәтәләр (Балтач - 89%, Саба - 85%, Әтнә һәм Кукмара - 83әр%).

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, игенчеләр өчен уңай һава шартлары тора: аның салкынча булуы корткычлар һөҗүменнән саклый, ә явымнар дым запасын тулыландыра.

Министр сүзләренә караганда, чәчү темплары соңгы көннәрдә бик яхшы. Алты көн эчендә тәүлеклек җитештерүчәнлек 100 мең гектаргдан артып китте. Чәчү белән бер үк вакытта тырмалау эшләре бара һәм төрле яклау чаралары күрелә.

Марат Әхмәтов шикәр чөгендеренең шул ук күләмдә табыш алынды, югары маржиналь булуын билгеләп үтте:«Былтыр 55 мең га шикәр чөгендереннән барлык бөртекле культуралардан алынган күләмдә - 1,6 һәм 1,7 млрд. сумлык табыш керде. Быел аның мәйданын 5,7 мең гектарга арттыру планлаштырыла. Чәчү тәмамланды диярлек инде. Яхшы уңыш җыеп алу өчен эшләүне дәвам итәргә кирәк», - диде ул.

Кукуруз өчен быел 255 мең га мәйдан каралды, шул исәптән 102 мең га — ашлык кукурузына (76 мең гачәчелде). План буенча кимендә 500 мең тонна уңыш җыеп алу көтелә.

Аннары министр җир мөнәсәбәтләре темасына аерым тукталды. Аның әйтүенчә, 44 мең гектарга якын чәчүлек җирләре (1,5%) бүген проблемалы. «Соңгы вакытта республикада халыкның үз пай җирләрен бүлеп бирүләре активлашты. Бу, әлбәттә, начар түгел. Әмма эшләр тиешле теркәүсез башкарыла. Аларның мәйданы да, алынган продукция дә беркайда исәпкә алынмый», - диде Марат Әхмәтов.

Рәсми әйләнештән 100 мең гектарга якын чәчүлек җир төшеп кала, дип ассызыклады ул. Бу процессны законлаштыру буенча чаралар күрелмәсә, республика ел саен рәсми эшкәртелә торган чәчүлекләрен югалтачак, бу исә авыл хуҗалыгы продукциясе күләмнәрендә дә чагылыш табачак.

Моннан биш ел элек 495-ФЗ номерлы Федераль закон белән җир өлешләрен бүлеп бирүнең яңа тәртибе кертелде, дип төгәлләштерде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. 2011 елга кадәр җир өлеше милекчеләрнең гомуми җыелышы карары белән билгеләнгән беренче чиратта бүленә торган массивтан бирелгән булса, яңа тәртип буенча җир өлешен бүлеп бирү - ызан планын төзү юлы белән кадастр инженеры тарафыннан башкарыла. Һәм милекче теләге белән җир өлеше теләсә кайсы урында бирелә. Ул хәтта зур җир массивы үзәгендә дә булырга мөмкин, бу инде аны киләчәктә эшкәртүне катлауландыра.

Районнар башлыкларына бу вәзгыятьне ачыклау өчен җирләрне инвентаризацияләүне оештыру буенча гарызнамәләр җибәрелде, дип өстәде Марат Әхмәтов. Урыннардагы җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, ул һәр бүленгән пай буенча мәсьәләне ачыкларга кушты һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен файдаланыла торган җирләрнең максималь күләме Татарстан Республикасы Җир кодексы нигезендә, торак пункты чикләрендәге 1 гектарга кадәр җирне дә кертеп, 2 гектардан артмаска тиешлеген искә төшерде. 2 гектардан артыграк җирне юридик зат булмаган килеш куллану хокук бозу булып санала, дип ассызыклады министр.

Марат Әхмәтов бүленгән җир пайларын законлаштыру буенча эш оештырырга һәм алга таба бу мәсьәләне актив тикшереп торырга кушты.

Бу бик җитди мәсьәлә, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. «Район башлыгы бу вәзгыятьне шәхсән үзе тикшереп торырга тиеш, дип саныйм. Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге шикле гамәлләргә, аерым алганда, кыр уртасында җир кишәрлеге бүлеп бирүгә кагылышлыларына, аеруча игътибарлы булырга кирәк», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты прокуратура органнары хезмәткәрләрен бу мәсьәләне карауга кушылырга һәм тишле тикшерүләр уздырырга өндәде.

Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсенең һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов, пай җирләрен бүлеп бирү район һәм республика мәнфәгатьләреннән чыгып эшләнергә тиеш, диде. «Алга таба мондый буталчыклык булмасын», - дип өстәп куйды Татарстан Республикасы Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International