2016 елның 14 маена тулаем республика буенча сабан культуралары 1434,6 мең га мәйданда чәчелде, бу планнан 81% тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 1280,6 мең га булган.
Татарстанның Апас һәм Балтач муниципаль районнарында барлык мәйданның 90%тан артыграгы чәчелгән.
Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 936,5 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 89% (2015 елда - 896,9 мең га). Шул исәптән сабан бодае – 374,3 мең га яисә фаразга карата 84% мәйдандачәчелгән (2015 елда - 352,3 мең га), арпа - 359,1 мең га яисә 100% (2015 елда - 385,8 мең га), солы - 60,6 мең га яисә 97% (2015 елда – 66,1 мең га), борчак - 53,7 мең га яисә 97% (2015 елда - 56,7 мең га), ашлык кукурузы - 78,3 мең га яисә 77% (2015 елда - 25,1 мең га), силос өчен кукуруз - 71,8 мең га яисә 45% (2015 елда - 48 мең га).
Рапс 55,8 мең га яисә 48 % мәйданда чәчелгән (2015 елда – 24,4 мең га), май орлыгы өчен көнбагыш - 88,3 мең га яисә фаразга карата 80% (2015 елда — 37 мең га).
Шикәр чөгендере 59,1 мең га яисә планнан 93% мәйданда чәчелгән (2015 елда – 54 мең га).
Бәрәңге 2,7 мең га мәйданда утыртылган яисә планнан 31%.
Берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 202 мең га яисә 75% мәйданда чәчелгән (2015 елда - 208,4 мең га).