2016 елның 13 маена тулаем республика буенча сабан культуралары 1402,5 мең га мәйданда чәчелде, бу планнан 79% тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 1164,4 мең га булган.
Татарстанның Зәй һәм Апас муниципаль районнарында барлык мәйданның 90%тан артыграгы чәчелгән.
Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 922,7 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 88% (2015 елда - 824,8 мең га). Шул исәптән сабан бодае – 366,6 мең га яисә фаразга карата 82% мәйдандачәчелгән (2015 елда - 293,8 мең га), арпа - 356 мең га яисә 100% (2015 елда - 382,2 мең га), солы - 60,4 мең га яисә 96% (2015 елда – 64,2 мең га), борчак - 53,4 мең га яисә 97% (2015 елда - 55,1 мең га), ашлык кукурузы - 76,2 мең га яисә 75% (2015 елда - 21,2 мең га), силос өчен кукуруз - 65,3 мең га яисә 41% (2015 елда – 35,2 мең га).
Рапс 51,5 мең га яисә 44 % мәйданда чәчелгән (2015 елда – 18,3 мең га), май орлыгы өчен көнбагыш - 86,8 мең га яисә фаразга карата 79% (2015 елда — 32,7 мең га).
Шикәр чөгендере 58,9 мең га яисә планнан 93% мәйданда чәчелгән (2015 елда – 51,2 мең га).
Бәрәңге 2,4 мең га мәйданда утыртылган яисә планнан 27%.
Берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 197,4 мең га яисә 73% мәйданда чәчелгән (2015 елда - 194,4 мең га).