«Россельхозбанк» АҖ шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә кредитлар буенча процент ставкаларын киметте

2016 елның 13 мае, җомга

Авыл җирлегендә кече хуҗалыкларны үстерүгә ярдәм итү максатларында«Россельхозбанк» АҖ шәсхи ярдәмче хуҗалыклар тотучы гражданнар өчен кредитлар буенча махсус процент ставкалары билгели. Хәзер шәсхи ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә бирелә торган кредитның еллык ставкасы 14,9%тан башлана.

Процент ставкаларының күләме һәм махсус шартлар куллану буенча банк проектында катнашучы төбәк филиаллары турында тулырак мәгълүматны «Россельхозбанк» АҖнең территориаль бүлекчәләрендә алырга мөмкин. Махсус шартлар 2016 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International