Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Питрәч һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында кыр эшләренең барышы белән танышты

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Питрәч һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында булды, аларда ул кыр эшләренең барышы белән танышты.

Питрәч районында минстр, район башлыгы Эдуард Дияров белән кыр өсләреннән очып узганнан соң, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Район башлыгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде. «Сабан чәчүе 26,7 мең гектар (71%) мәйданда башкарылды. Ашлык кукурузы өчен 2 мең гектар җир бүленде, рапска - 6 мең гектар. Көнбагыш чәчү төгәлләнде – ул 2,2 мең гектар чәчелде», - дигән мәгълүмат бирде Эдуард Дияров.

Очрашу барышында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү программасы, республика районнарында көзге культураларның торышы һәм язгы чәчү кампанияскенең барышы турында фикер алыштылар.

Марат Әхмәтов «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖнең эшчәнлеген уңай бәяләде һәм хуҗалык җитәкчесе РадикЗиннәтовка алдагы эшләрендә дә уңышлар теләде. Әлеге хуҗалыкта һәркөнне 25 тонна сөт савыла.

Балык Бистәсе районында минстр, кырларны карап чыкканнан соң, көзге бодай кырында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Министр белән бергә район башлыгы Илһам Вәлиев йөрде.

«Уҗымнарның торышы яхшы. Элек районның проблемалары бар иде. Соңгы 3 елда уңай якка үзгәрешләр, авыл хезмәтчәннәренең эш нәтиҗәләре күренә. Димәк, җир эшли», - дип бәяләде министр.

Чәчү эшләре турында район башлыгы сөйләде. «Игенчеләр барлык мәйданның 70%ын чәчтеләр - 37,3 меңгектар. Бәрәңге утыртуга да керештеләр. «Зюзино» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Ананьев» һәм «Габитов» КФХлары язгы чәчүне 9 майга кадәр үк төгәлләделәр», - дип сөйләде Илһам Вәлиев.

Марат Әхмәтов хуҗалыклар җитәкчеләре сорауларына җаваплар бирде, аерым алганда, бу сораулар авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итүгә, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга кагылышлы иде.

«Алдагы эшләрегездә уңышлар һәм мул уңыш җыеп алуыгызны телим», - дигән теләк белдерде очрашу ахырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International