«Росагролизинг» АҖ машина-трактор паркын яңарту буенча ташламалы программаның гамәлдә булуын 2016 елга озынайтты

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

«Росагролизинг» АҖендә машина-трактор паркын яңарту программасының гамәлдә булуын 2016 елга озынайту һәм аны гамәлгә ашыру өчен 1,9 млрд. сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.

Программада Россиянең 20 төбәгеннән аграрчылар катнашу карала. Болар - Татарстан, Карелия, Коми,Кырым, Карачай-Черкес һәм Удмуртия республикалары, Приморье һәм Краснодар крайлары, Амур, Архангельск, Белгород, Владимир, Воронеж, Кострома, Курск, Ленинград, Липецк, Ростов, Саратов һәмСахалин өлкәләре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре.

Программа шартлары арасында түбәндәгеләр бар: аванс түләвенең һәм залог кертүнең булмавы, беренче лизинг түләвен 6 айга кичектерү, Росагролизинг түләве ставкасын 3%ка киметү.

Программада катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге, шулай ук төбәкләр өчен квоталар күләме белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://www.rosagroleasing.ru/smi/news/13093695/.

Белешмә өчен. Программа 2012 елдан башлап эшли. Анда Россиянең 74 төбәгеннән 3,4 меңнән артыклизинг алучы катнашты индекатнашучыларның хуҗалыкларына лизингка 6040 бер. заманча техника тапшырылды, аларның гомуми суммасы 16,2 млрд. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International