2016 елның 12 маена тулаем республика буенча сабан культуралары 1317,6 мең га мәйданда чәчелде, бу планнан 74% тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 1049,8 мең га булган.
Иң күп мәйдан Зәй (49,5 мең га яисә 97%), Арча (49,2 мең га яисә 74%), Азнакай (48,4 мең га, 74%), Буа (48,4 мең га яисә 80%), муниципаль районнарында чәчелгән. Узган елның шушы көненә бу күрсәткеч 1049,8 мең га булган.
Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 883,9 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 84% (2015 елда - 752,2 мең га). Шул исәптән сабан бодае – 341,4 мең га яисә фаразга карата 76% мәйдандачәчелгән (2015 елда - 237 мең га), арпа - 351,7 мең га яисә 98% (2015 елда - 374,5 мең га), солы - 59,5 мең гаяисә 95% (2015 елда – 63,1 мең га), борчак - 53 мең га яисә 96% (2015 елда - 52,7 мең га), ашлык кукурузы - 69 мең га яисә 68% (2015 елда - 17,9 мең га), силос өчен кукуруз - 47,1 мең га яисә 30% (2015 елда – 22,7 мең га).
Рапс 44,8 мең га яисә 39 % мәйданда чәчелгән (2015 елда – 14,1 мең га), май орлыгы өчен көнбагыш - 81,4 мең га яисә фаразга карата 74% (2015 елда — 29,5 мең га).
Шикәр чөгендере 57,5 мең га яисә планнан 91% мәйданда чәчелгән (2015 елда – 47,2 мең га).
Бәрәңге 1,4 мең га мәйданда утыртылган яисә планнан 16%.
Берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 185,5 мең га яисә 69% мәйданда чәчелгән (2015 елда - 177,7 мең га).