Марат Әхмәтов Кама Тамагы һәм Буа муниципаль районнарында кыр эшләренең барышы белән танышты

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

11 майда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кама Тамагы һәм Буа муниципаль районнарында кыр эшләренең барышы белән танышты.

Кама Тамагы районында кыр өсләреннән очып узганнан соң, министр авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Марат Әхмәтов белән бергә район башлыгы Павел Лоханов йөрде.

Очрашу барышында көзге культураларның торышы һәм чәчү кампаниясенең барышы турында фикерләштеләр. Министр районның техника белән тәэмин ителеше җитәрлек түгел, дип билгеләп үтте.

Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы орлыклар һәм көзге культуралар күргәзмәсен карады, хуҗалыклар җитәкчеләренең сорауларына җаваплар бирде һәм чәчү кампаниясендә уңышлар теләде.

Буа муниципаль районында министр, район башлыгы Азат Айзетуллов белән кырларны карап чыкканнан соң, күпьеллык үләннәр кырында авыл хуҗалыгы педприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән очрашты.

Район башлыгы чәчү эшләренең барышы турында сөйләде.

«Сабан культуралары  45,6 мең гектар мәйданда чәчелде, бу планлаштырылган мәйданнан 75% тәшкил итә. Шикәр чөгендере  7,9 мең гектар мәйданда чәчелде, ягъни 88%», - дигән мәгълүмат бирде Азат Айзетуллов.

Марат Әхмәтов районда кыр эшләренең барышын уңай бәяләде һәм игенчеләргә мул уңыш җыеп алуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International