Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе «Әйләнә-тирәсе иң яхшы төзекләндерелгән ветеринария берләшмәсе» конкурсын уздыру турында игълан итә

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе «Әйләнә-тирәсе иң яхшы төзекләндерелгән ветеринария берләшмәсе» конкурсын уздыру турындаигълан итә.

Конкурсның максаты – учреждениеләрнең игътибарын төзекләндерү мәсьәләләренә, хезмәткәрләр өчен уңайлы һәм имин шартлар тудыруга, учреждениеләр территорияләрен төзекләндерүгә юнәлтү.

Конкурста ветеринария берләшмәләре, ветеринария лабораторияләре һәм клиникалары коллективлары катнаша ала.

Территорияне тикшергәндә бизәлешнең оригиналь булуы һәм матурлыгы, территориянең чисталыгы һәм каралган булуы, шулай ук бинаның алгы ягында башкарылган ремонтның сыйфаты бәяләнәчәк.

Конкурска йомгаклар бу елның август ахырында ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International