2016 елның 2 июнендә Россиядә мелиорацияне үстерү буенча «Бөртекле һәм башка авыл хуҗалыгы культураларыннан югары һәм тотрыклы уңыш алу өчен җирләрне мелиорацияләүне киң җәелдерү турында» масштаблы программаның 50 еллыгын билгеләп үтәчәкләр.
Союзлар йортының Колонналар залында (Мәскәү) узачак тантаналы җыелышка федераль башкарма хакимият органнарыннан, Россия Федерациясе субъектларыннан, халыкара тармак, мелиоратив, фәнни һәм мәгариф оешмаларыннан вәкилләр, ветераннар җыелачак.
Белешмә өчен. Мелиорацияне үстерү буенча масштаблы программа 1966 елдан башлап 1988 елга кадәр гамәлгә ашырылды.
РСФСРда җирләрнең уңдырышлылыгын арттыру буенча шактый эш эшләнде - 12,5 млн. га сугарулы җирләр файдалануга кертелде. Кыска гына срокларда мелиорация фонды илне дөге белән, терлекчелек азыгы белән, яшелчәләр һәм бөртекле культуралар белән тәэмин итү өчен ныклы нигез булып әверелде. Бөртекле культуралар җитештерүнең уртача күләме 105 млн. тонна булды. Сугарулы җирләрдән алына торган терлек азыгы барлык күләмнең 39%ка якынын тәшкил итте.
Авылны, АПК икътисадын үстерүдә, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуда, киң күләмле җитештерү һәм социаль инфраструктура булдыруда һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе күләмнәрен арттыруда әлеге программада күрсәтелгән чараларның әһәмияте гаять зур булды.