Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: сабан чәчүе 1221,7 мең гектар мәйданда башкарылды – узган елга караганда 288,3 мең гектарга күбрәк

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

2016 елның 11 маена тулаем республика буенча сабан культуралары чәчү 1221,7 мең га мәйданда чәчелде, бу планнан 69% тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 933,4 мең га булган.

Иң күп мәйдан Зәй (47,9 мең га яисә 94%), Азнакай (46,4 мең га, 71%), Буа (45,6 мең га яисә 75%), Арча (45,2 мең га яисә 68%) муниципаль районнарында чәчелгән.

Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 829,6 мең  га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 79% (2015 елда - 676,6 мең га). Шул исәптән сабан бодае – 307,7 мең га яисә  фаразга карата 69% мәйдандачәчелгән (2015 елда - 189,3 мең га), арпа - 342,9 мең  га яисә  96% (2015 елда - 358,1 мең га), солы - 58,3 мең  га яисә  93% (2015 елда – 59,8 мең га), борчак - 51,9 мең га яисә  94% (2015 елда -   48,1 мең га), ашлык кукурузы - 59,9 мең  га яисә  59% (2015 елда - 15,3 мең га), силос өчен кукуруз - 35,5 мең га яисә 22% (2015 елда – 14,6 мең га).

Рапс 37,3 мең  га яисә  32 % мәйданда чәчелгән (2015 елда – 10,9 мең га), май орлыгы өчен көнбагыш - 73 мең  га яисә  фаразга карата 66% (2015 елда — 25,5 мең га).

Шикәр чөгендере 55,8 мең  га яисә  планнан 88% мәйданда чәчелгән (2015 елда – 42,2 мең га).

Бәрәңге  1,2 мең га мәйданда утыртылган яисә планнан 13%.

Берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 175,9 мең га яисә 65% мәйданда чәчелгән (2015 елда - 159,6 мең га).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International