Узган атна ахырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2016 елның 23 маеннан 27 маена кадәр Красногорск (Мәскәү өлкәсе) шәһәрендә узачак «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионаты финалына әзерләнү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль үстерү буенча урынбасары Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, белгечләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев, югары һәм һөнәри уку учреждениеләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында «Халыкара сервис көллияте» урта һөнәри белем бирү буенча дәүләт мәгариф учреждениесе директоры Фәридә Ковалева катнашучыларга «Татар ашлары» һәм «Камыр ризыклары пешерү осталыгы» («Пекарское мастерство») компетенцияләрендә катнашучыларны «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионаты финалына әзерләүнең барышы турында мәгълүмат бирде, «Буа ветеринария техникумы» ДБҺБУ директоры урынбасары Максим Мечов «Ветеринария» компетенциясе белгечләрен әзерләүне оештыру барышы турында сөйләде.
«Камыр ризыклары/икмәк-күмәч әйберләре пешерү осталыгы» («Пекарское мастерство/выпечка хлебобулочных изделий») һәм «Татар ашлары» компетенцияләре буенча әзерләнү «Халыкара сервис көллияте» урта һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе һәм «3 нче Казан икмәк заводы» ААҖ, «Икмәк-кондитер комбинаты» ААҖ предприятиеләре базасында алып барыла. «Ветеринария»компетенциясе буенча әзерләнү «Буа ветеринария техникумы» урта һөнәри белем бирү ДБҺБУ, «Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе базасында алып барыла.
«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионатының төбәк этабы 7-9 апрельдә Казанда узды, Идел буе федераль округы буенча ярымфинал 13-16 апрельдә Саранск шәһәрендә (Мордовия Республикасы) узды.
Татарстан Республикасы җыелма командасы, команда зачетында 20 медаль яулап, беренче урынны алды.
Команда барлыгы 11 алтын, 4 көмеш медаль (шулай ук презентация компетенциясе буенча тагын бер көмеш медаль) һәм 5 бронза медаль алды.
«Яшь профессионаллар» чемпионаты финалында 74 компетенция буенча 18 яшьтән 22 яшькә кадәрге эшче һөнәр белгечләре катнашачак. Татарстан вәкилләре 36 компетенция буенча катнаша.
«Икмәк-күмәч әйберләре пешерү» компетенциясе буенча ярышларда Татарстан Республикасыннан ИнзиләГыйрфанова («Халыкара сервис көллияте» урта һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе), «Ветеринария» компетенциясе буенча Ильяз Галикбәров («Буа ветеринария техникумы» урта һөнәри белем бирү буенча ДБҺБУ) катнаша.
«Татар ашлары» компетенциясендә Алия Заһидуллина, Регина Степанова («Халыкара сервис колледжы» урта һөнәри белем бирү буенча дәүләт мәгариф учреждениесе) һәм Алсу Камалова («Казан сәүдә-икътисадтехникумы» урта һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе) катнашалар.