Марат Әхмәтов: сабан культуралары барлык мәйданның 63%ында чәчелде

2016 елның 10 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда быел чәчү мәйданы 2,9 млн. га тәшкил итә. Сабан бодае 1,8 млн. гектарда башкарылган,бөртекле һәм кузаклы культуралар 1,6 млн. га булачак, техник культуралар - 315,8 мең га, шул исәптән шикәр чөгендере - 63,4 мең га, азык культуралары - 1 млн. гектарга якын.

Көздән 580 мең га (бодай - 348,3 мең га, көзге арыш - 221,6 мең га, тритикале - 8,4 мең га) чәчелгән. «Уҗымкультураларының торышы яхшы», - диде Марат Әхмәтов.

Министр билгеләп үткәнчә, быел һава шартлары бик уңайлы, шуның аркасында туфракта дым запасы да шактый – кайбер районнарда 200 мм һәм аннан артыграк.

Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан 119 мең тонна ашлама тупланган, ягъни гектарга 41,6 кг туры килә (былтыр шушы чорга бу күрсәткеч гектарга 39,1 кг булган).

«Бүгенге көнгә сабан культуралары 1110,7 мең га мәйданда чәчелде, бу планнан 63% тәшкил итә, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. - Чәчүнең төп өлешен 15 майга тәмамлау планлаштырыла».

Министр әйтүенчә, бу елның 10 маена бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 765,3 мең  га мәйданда чәчелгән, шул исәптән сабан бодае – 269 мең га, арпа - 333 мең  га, солы - 56,8 мең  га, борчак - 50 мең га, кукуруз - 48 мең  га.

Шикәр чөгендере 52 мең  га мәйданда чәчелгән, рапс – 30 мең  га, көнбагыш – 66 мең гектар.

«Кыр эшләрен Зәй, Апас, Сарман, Саба, Алексеевск һәм Әтнә муниципаль районнары игенчеләре оператив алып баралар. Чирмешән, Мөслим, Бөгелмә, Югары Ослан, Менделеевск һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында җирләрнең яртысы чәчелгән», - дип хәбәр итте Марат Әхмәтов.

Министр билгеләп үткәнчә, «3х100» программасын гамәлгә ашыру кысаларында рапс - 116 мең га, көнбагыш- 110 мең га, ашлык кукурузы 102 мең га булачак.

«Чәчү кампаниясен башкарып чыгу 17 миллиард сум чыгым тотуны таләп итә. 6,8 миллиард сум - авыл хуҗалыгы предприятиеләренең үз акчалары. Шулай ук 11 миллиард сумлык 170 кредит алынды», - дип сөйләде Марат Әхмәтов.

Әгерҗе, Арча, Биектау, Чүпрәле, Лаеш, Саба һәм Тукай муниципаль районнары бәрәңге утыртуга керештеләр. Бүгенгә 0,8 мең га бәрәңге чәчелде, бу фараздан 9% тәшкил итә.

«Бәрәңге игү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар тиешле җайланмалар һәм саклау урыннары белән тәэмин ителергә тиеш. Күпчелек авылларда бәрәңге материалы берничә еллар яңартылганы юк», - диде министр.

Моны хәл итү өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы җирлекләр башлыкларына авылларга чәчү материалын яңартуда ярдәм итәргә тәкъдим итте.

Брифинг ахырында Марат Әхмәтов журналистларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International