Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: сабан чәчүе 1110,7 мең гектар мәйданда башкарылды – узган елга караганда 277,4 мең гектарга күбрәк

2016 елның 10 мае, сишәмбе

2016 елның 10 маена тулаем республика буенча сабан культураларын чәчү 1110,7 мең га мәйданда башкарылды, бу планнан 63% тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 833,3 мең га булган.

Иң күп мәйдан Зәй (45,4 мең га яисә 89%), Азнакай (42,1 мең га, 64%), Сарман (41,3 мең га, 75%), Арча (41,2 мең га яисә 62%) муниципаль районнарында чәчелгән.

Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 765,3 мең  га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 73% (2015 елда - 609,2 мең га). Шул исәптән сабан бодае – 268,9 мең га яисә  фаразга карата 60% мәйдандачәчелгән (2015 елда - 153,7 мең га), арпа - 332,5 мең  га яисә  93% (2015 елда - 338,2 мең га), солы - 56,8 мең  га яисә  90% (2015 елда – 55,7 мең га), борчак - 50,2 мең га яисә  91% (2015 елда -  43,3 мең га), ашлык кукурузы - 48 мең  га яисә  51% (2015 елда - 13 мең га), силос өчен кукуруз - 23,2 мең га яисә 15% (2015 елда – 10,7 мең га).

Рапс 29,9 мең  га яисә  26 % мәйданда чәчелгән (2015 елда – 8,9 мең га), май орлыгы өчен көнбагыш - 66,4 мең  га яисә  фаразга карата 60% (2015 елда — 21,4 мең га).

Шикәр чөгендере 52 мең  га яисә  планнан 82% мәйданда чәчелгән (2015 елда – 37,4 мең га).

Берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 162,7 мең га яисә 60% мәйданда чәчелгән (2015 елда - 142,7 мең га).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International