«Техстандарт» ҖЧҖендә инновацион гидроцилиндрлар, композит материаллардан эшләнгән пешкәкләр (поршни) җитештерә башладылар. Гидроцилиндрлар авыл хуҗалыгы техникасында киң кулланыла.
Узган атна ахырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге белгечләре Россия Федерациясенең «Серконс» компаниясен сертификацияләүче вәкаләтле органы вәкилләре белән берлектә гидроцилиндрларның дәүләтсертификациясен уздыру өчен ГОСТлар таләпләренә туры килүен ачыклау сынауларында катнаштылар.
Сынаулар Казан федераль университеты инженер үзәгенең лаборатор корпусында узды. Комиссия бәяләмәсеннән күренгәнчә, сынаулар уңышлы узган.
Җитештерүчеләрнең фаразы буенча, инновацион гидроцилиндрлар үз аналогларыннан 15%ка арзанрак булачак. Эксплуатацияләү срогы 2 мәртәбәгә арткан.