Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районыннан шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы сөт юнәлешендә 15 башка исәпләнгән мини-ферма төзи

2016 елның 9 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Югары Нәлим авылында шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы Рифхать Кисаев 15 баш савым сыерга исәпләнгән мини-ферма төзи.

Бүгенге көндә аның хуҗалыгында 3 сыер, 3 эре мөгезле терлек, 4 баш дуңгыз һәм 6 куян бар.

«Без әле күптән түгел генә хуҗалыкны җайга сала башладык. Яшьләргә үрнәк күрсәтү, авылда да яхшы яшәп булуны раслау һәм яшьләрне авылга кайтару максатында төзелеш корып җибәрдек. Миңа бар эшемдә дәхатыным һәм улым булыша», - дип сөйләде Рифхать Кисаев.

Хуҗалык башлыгы быел мини сөт фермасы төзү программасында катнашу өчен документлар җыя.

Аның планына шулай ук терлекләр өчен азык җитештерү мәйданчыгын төзү дә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International