Татарстанстат белешмәләреннән мәгълүм булганча, 2016 елның 3 аенда Татарстан Республикасы икътисады буенча айлык уртача хезмәт хакы 27,9 мең сум тәшкил иткән. “Авыл хуҗалыгы” тармагы буенча хезмәт хакы дәрәҗәсе республикадагы уртача хезмәт хакыннан 60% тәшкил итә, ягъни 16,7 мең сум.
Иң югары хезмәт хакы Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында, анда АПК хезмәтчәннәре 29 мең сум алалар, кайбер предприятиеләрдә хәтта күбрәк тә, мәсәлән: «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖендә - 33,7 мең сум, «Камский бекон» ҖЧҖендә - 31,1 мең сум.
Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының «Майский» теплица комбинатында бер хезмәткәрнең уртача хезмәт хакы 29,3 мең сум.
Югары технологияле эре комплекслар белән рәттән республиканың түбәндәге хуҗалыкларында да хезмәт хакы начар түгел: Әлки муниципаль районының «Хузангай» АХКК - 23,7 мең сум, Чүпрәле муниципаль районының «Чынлы» ҖЧҖ - 26 мең сум, Лениногорск муниципаль районының «Лениногорский» «А/Ф»ҖЧҖ - 19,1 мең сум, Тәтеш муниципаль районының «Сафиуллов» КФХында - 20,9 мең сум, Әтнә муниципаль районының «Шахтер» ҖЧҖ - 22,8 мең сум, Әтнә муниципаль районының «Тукай» ҖЧҖ - 21,6 мең сум, Саба муниципаль районының «Мөхәммәтшин» КФХында - 17,5 мең сум, Балтач муниципаль районының «Труд» ҖЧҖ - 17,7 мең сум, Әтнә муниципаль районының «Кушар» АХКК - 18,1 мең сум,Кукмара муниципаль районының Вахитов ис. АХКК - 18,8 мең сум.