Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелде

2016 елның 6 мае, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 28 апрелендәге 255 номерлы карары нигезендә Татарстан территориясендә 2016 елның 5 маеннна 209 маена кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Әлеге чорда кипкән үләннәрне һәм чүпләрне яндыру тыела, документ таләпләре нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә камылларны, коры үләнне һәм чүпләрне рөхсәтсез яндыру очракларын булдырмау һәм ачыклау буенча эш оештырырга кирәк. Россия Федерациясенең Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының 2016 елның 28 гыйнварындагы 26 номерлы «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм запас җирләрдә ачык ут куллану һәм учаклар кабызу тәртибен раслау турында»гы боерыгы нигезендә тиешле территориядә янгынга каршы махсус режимбилгеләнгәндә ачык уттан файдалану тыела.

Корыган үләннәрне, камылларны, кырдагы салам калдыкларын һәм яна торган башка калдыкларны юкка чыгару эшләрен ачык ут кулланылып башкарган очракта, яндыру чыганагының диаметрын 3 метрга кадәр киңәйтү рөхсәт ителә. Мондый чакта учак тирәсен корыган агач-куаклардан, үләннәрдән, яна торган башка калдыклардан чистарту зонасының рөхсәт ителә торган радиусын билгеләнгән таләпләр нигезендә ачыкларга кирәк.

Ачык уттан файдаланганда, пыскып яну процессы туктаганчы утның (пыскып януның) учактан читкә таралмавын күзәтеп торырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International