Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны тәмамлана. 7 майда Казанда һәм Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча соңгы ярминкәләр узачак.
Казанда 7 майда ярминкәләр гадәттәгечә түбәндәгечә сәүдә мәйданчыкларында оештырыла:
- Авиатөзелеш районында: Ленинград ур., 27, «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта;
- Яңа Савин районында: Ямашев пр., 71а, «Бәхетле» сәүдә үзәгенең парковка мәйданчыгында;
- Вахитов районында: К. Тинчурин ур., 13, «Иске шәһәр» префектурасы һәм Достоевский урамы белән Волков урамы киселешендәге мәйданчыкта;
- Киров районында: Краснококшайский ур., 152/2, «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә;
- Мәскәү районында: Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә;
- Совет районында: Аграрный ур., 2, «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ һәм Дәрвишләр бистәсендә, Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә;
- Идел буе районында: Җиңү пр., 48а, «Чулпан» мәдәни үзәге каршындагы мәйданчыкта.
Ярминкәләр шулай ук 30 апрельдә һәм 7 майда Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендәге 1 нче павильонда узачак.
Һава температурасы шактый күтәрелеп киткән очракта, тиз бозыла торган продукцияне сату вакыты чикләнәчәк.