2016 елның 6 маена тулаем республика буенча сабан культураларын чәчү 705,5 мең га мәйданда башкарылды, бу планнан 40% тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 420,1 мең га булган.
Иң күп мәйдан Зәй (34,2 мең га яисә 67%), Сарман (29,3 мең га, 53%), Азнакай (26,3 мең га, 40%),Чистай (26 мең га, 42%) муниципаль районнарында чәчелгән.
Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 505 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 48% (2015 елда - 317 мең га). Шул исәптән сабан бодае – 133 мең га яисә фаразга карата 30% мәйдандачәчелгән (2015 елда - году - 43,8 мең га), арпа - 262,2 мең га яисә 73% (2015 елда - 211,4 мең га), солы - 47,8 мең га яисә 76% (2015 елда – 35,8 мең га), борчак - 38,5 мең га яисә 70% (2015 елда - 18 мең га), ашлык кукурузы - 18,1 мең га яисә 19% (2015 елда - 5,2 мең га), силос өчен кукуруз - 3 мең га яисә 2% (2015 елда - 2,6 мең га).
Рапс 8,8 мең га яисә 8% мәйданда чәчелгән (2015 елда – 4,5 мең га), май орлыгы өчен көнбагыш - 39,9 мең га яисә фаразга карата 36% (2015 елда — 39,9 мең га).
Шикәр чөгендере 34,1 мең га яисә планнан 54% мәйданда чәчелгән (2015 елда - 34,1 мең га).
Берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 109,1 мең га яисә 40% мәйданда чәчелгән (2015 елда - 66,7 мең га).