5 майда Казанда Игенчеләр сараенда Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар.
Мәртәбәле кунакларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль үст ерү буенча урынбасары Марат Җәббаров, Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина, АПК ветераннары Советы рәисе Анатолий Драгунов котладылар.
Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады. «Сезне барыгызны да бу залда күрүемә бик шатмын, - дип башлап җибәрде сүзләрен министр урынбасары. - Һәркем өчен кадерле булган бу Бөек Җиңүнең ничек яулануын без бик яхшы беләбез һәм дәһшәтле сугышның бөтен авырлыкларын үз иңнәрендә татыган һәркемне олы ихтирам белән искә алабыз һәм беркайчан да онытмабыз. Сез безгә якты, матур киләчәк бүләк иттегез, илебезнең икътисадый куәтен ныгыту өчен мөмкинлекләр тудырдыгыз. Без сезгә мәңге рәхмәтле һәм сезнең алда баш иябез!», -диде ул.
Марат Җәббаров очрашуга килүчеләргә нык сәламәтлек, хәерле озын гомер, гаиләләрендә, тынычлык, иминлек, якыннарының җылысын тоеп яшәүләрен теләде.
Хөрмәтле кунакларны шулай ук Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина, АПК ветераннары Советы рәисе Анатолий Драгунов котладылар.
Сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре чәй эчкәндә сугыш вакытындагы вакыйгаларны, сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызу чорларын искә төшереп сөйләделәр һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә җылы очрашу оештырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.