Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында «С» категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгын алу хокукына имтиханнар узды

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Бу елның апрель ахырында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында «погрузчик йөртүче» һәм «экскаватор машинисты» белгечлекләре буенча «С» категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгын алу хокукына дәүләт имтиханнары узды. Аттестациядә катнашучылар «Специалист» (“Белгеч”) өстәмә һөнәри белем бирү буенча хосусый мәгариф учреждениесендә курслар тәмамладылар.

Укуда 30 кеше катнашты. Шулардан - 26 «погрузчик йөртүче», 4 «экскаватор машинисты» белгечлекләре буенча таныклыклар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International