Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, җитештерү дәрәҗәсеннән чыгып, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге пай җирләре өчен аренда түләве күләмен билгеләргә тәкъдим итә

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге пай җирләре өчен аренда түләве күләме републиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен зур әһәмияткә ия.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аренда түләвен, ирешелгән җитештерү дәрәҗәсеннән чыгып, ашлык сату бәясеннән 5,5% күләмендә исәпләргә тәкъдим итә.

Узган елда 1 центнер ашлык сату бәясе 643 сум иде. Уңдырышлылык уртача 20 ц/га булса, тулаем алганда, 1 гектарга ашлык бәясе 12 860 сум була, аренда түләве 707 сум/га булачак.

Пай җирләре өчен аренда түләвен шулай исәпләп чыгару арендага алучының хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә турыдан-туры бәйле һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең финанс-икътисадый хәлен, шул исәптән һава шартларын да объектив исәпкә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International